Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар сәүдә үзәгендә һәм үзәк базарда гриппка каршы прививка ясата ала

Шулай ук 1нче һәм 2нче поликлиникаларда эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр вакцинация ясатырга була.

Түбән Камада халыкны грипптан вакцинацияләү дәвам итә. Бу атнада шәһәрдә мобиль вакцинация пунктлары эшләячәк, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

8 октябрь, сишәмбе:

  • Үзәк базар (11:00 — 13:00);

9 октябрь, чәршәмбе:

  • ОЦМ, Химиклар пр., 72б (9:00 — 11:00);
  • Бызов ур., 9 (9:00 — 11:00);
  • Үзәк базар (11:00 — 13:00);
  • «Сити Молл» сәүдә үзәге (13:00 — 15:00);

10 октябрь, пәнҗешәмбе:

  • Үзәк базар (11:00 — 13:00);

11 октябрь, җомга:

  • ОЦМ, Студентлар ур., 49 (9:00 — 11:00);
  • Үзәк базар (11:00 — 13:00);
  • «Сити Молл» сәүдә үзәге (13:00 — 15:00).

Моннан тыш, түбәнкамалылар хәрби комиссариатта сәгать 8 дән 11 гә кадәр прививка ясата ала. 1нче һәм 2нче поликлиникаларда эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр вакцинация ясатырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев