Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар кайнар су һәм җылылык буенча күбрәк зарлана башлаган

«Ачык Түбән Кама» мәгълүмат системасы 2015 елда гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәте базасында эшли башлады.

«Ачык Түбән Кама» («Открытый Нижнекамск») системасында шәһәр халкының кайнар су белән тәэмин итү һәм җылыту буенча шикаятьләре саны бер ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан.

2023 елда сайт аша кайнар су буенча 13 441, җылыту буенча 12 135 мөрәҗәгать бирелгән, ә 2022 елда бу саннар 7 421 һәм 6 596 булган. 

Мәгълүмат белән «эшлекле дүшәмбе» дә гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәте бүлеге башлыгы Лилия Сафина таныштырды.

«Ачык Түбән Кама» кулланучылар саны да бер ел эчендә 1 158 кешедән 1 381 кешегә кадәр арткан.

«Ачык Түбән Кама» мәгълүмат системасы 2015 елда гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәте базасында эшли башлады. Ул гаризаларны һәм күрсәтелмәгән хезмәт фактларын теркәргә мөмкинлек бирә.

Шәһәр халкы теләсә кайсы вакытта мобиль кушымтаның шәхси кабинетында яки open. e-nkama. ru сайтында гариза калдыра һәм аның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтә ала. Система эшләгән вакытта Түбән Кама халкы 1 537 906 гариза калдырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев