Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар югары тизлекле интернетка тоташтырылачак торак пункты өчен тавыш бирә ала

Түбән Кама районында Олы Аты, Благодатный һәм Ачы авыллары күп тавыш җыйган.

Хәзерге вакытта авылларны югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен тавыш бирүнең өченче этабы уза.

Түбән Кама районында Олы Аты, Благодатный һәм Ачы авыллары күп тавыш җыйган, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары тизлекле мобиль интернет белән аз кеше яши торган торак пунктларны тәэмин итәчәк.

Агымдагы елның декабрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан Республикасының 87 торак пункты билгеләнәчәк, аларда 2024 елда югары тизлекле интернетка мобиль керү дә тәэмин ителәчәк.

13 августка кадәр Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында онлайн тавыш бирергә яки 10 сентябрьгә кадәр Россия почтасы аша ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына хат җибәрергә мөмкин.

Тавыш бирү кагыйдәләре белән Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында танышырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев