Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Уратма авылындагы балалар бакчасы мәктәп бинасына күченде

Балалар бакчасы беренче катта урнашкан, аның өчен аерым керү урыны бар.

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында быел балалар бакчасын муниципаль бюджет хисабына урта мәктәп бинасына күчерделәр. Бу хакта Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сөйләде.

«Былтыр ук район җитәкчелеге тарафыннан мәктәп белән балалар бакчасын берләштерү турында карар кабул ителгән иде, чөнки бакча бинасы бик тузган, балалар аз булганлыктан, аны ремонтлауның мәгънәсе юк. Балаларны мәктәп бинасына күчерергә булдык. Быел район бюджеты хисабына реконструкция үткәрелде: ике сыйныф балалар бакчасы итеп үзгәртелде, балалар бик яхшы шартларга күчте».

Балалар бакчасы беренче катта урнашкан, аның өчен аерым керү урыны бар.

«Анда шартлар иске бинага караганда күпкә яхшырак: матур бүлмәләр, яхшы кер юу бүлмәсе, кабинетлар, аерым йокы бүлмәсе, яңа җиһазлар бар», — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев