Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың хәрби комиссары башка илләрдә яшәүчеләрнең дә Түбән Камада контракт төзүләре турында сөйләде

Контрактка кул кую буенча барлык процедуралар үткәрелгәндә, кандидатларга «Патриот» үзәгендә яшәү урыны бирелә.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков кайсы төбәк һәм илләрдә яшәүчеләрнең Түбән Камада контракт төзүләре турында сөйләде.

НТР 24 телеканалында «Көн темасы» программасы барышында ул контракт буенча шәһәрдән Ростов өлкәсеннән һәм Уралдан кандидатлар китүен билгеләп үтте.

«Әлбәттә, чит ил гражданнары да контракт төзергә хокуклы. Алар да киттеләр, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан», — дип аңлатты ул.

Шулай ук Газинур Ситдыйков ассызыклаганча, контрактка кул кую буенча барлык процедуралар үткәрелгәндә, кандидатларга «Патриот» үзәгендә яшәү урыны бирелә.

Моннан тыш, ул Россия Президенты Владимир Путин Указы белән контракт төзегәндә чит ил гражданнарына ташламалы шартларда Россия гражданлыгы бирелүен искәртте.

Татарстанда берьюлы 1,5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь—июль айларында алырга мөмкин. Тулырак — +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев