Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында педагогларның август киңәшмәсе узды

Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин чыгыш ясады.

Халык иҗаты йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе узды. Залда — укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары. Конференциядә узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кордылар. 

Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин чыгыш ясады. Татарстан республикасы 11 нче ел рәттән Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында тора икән. Ә җиңүчеләр арасында Түбән Кама мәктәбе укучылары да булу — безнең өчен зур сөенеч.

Белгәнегезчә, 2023 нче ел Россиядә «Педагог һәм остаз» елы дип игълан ителде. Бүгенге көндә Түбән Кама уку йортларында 214 яшь белгеч хезмәт куя. Яңа уку елында тагын 50 кеше мәктәпләрдә эшләргә килер дип көтелә, аларны эшләячәк коллективлары да, мәктәпләр дә бик теләп кабул итәргә әзер. 

Педагогларны бәйрәмнәре белән Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин котлады. 

Конференциядә мәктәпкәчә белем бирү һәм педагогика тармагының алдынгы белгечләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Шулай ук яңа уку елына яхшы әзерләгән учреждениеләрне дә кубоклар һәм дипломнар белән билгеләп үттеләр.

«Укучыларның барлык уңышлары — сезнең казанышыгыз, кадерле педагоглар. Сезнең эшегез бик авыр һәм җаваплы. Киләчәгебез хакына һәр эшләгән көнегез өчен рәхмәт сезгә. Эшегез сезгә шатлык һәм җан тынычлыгы китерсен», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Шушы көннәрдә шәһәрдә «Педагоглар һәм остазлар» елына багышланган яңа тематик трамвай да рейска чыкты. Аның беренче пассажирлары әлеге тармак ветераннары һәм шәһәр җитәкчеләре булды. 

Фото e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев