Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың Вокзал урамындагы юл участогын ремонтлау төгәлләнде

Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Вокзал урамындагы юлны капиталь ремонтлауның икенче этабы тәмамланды. Вокзал урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан һәм Вокзал урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан юл участогы яңартылды.

Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа асфальт япмадан тыш, юлчылар яңа монолит борт ташлары салганнар, велосипед юллары һәм тротуарлар төзегәннәр.

Моннан тыш, җирле юлның япмасы ремонтланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев