Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың муниципаль программалары «Россиянең сәламәт шәһәрләре» бәйгесендә җиңгән

Бәйге «Демография» илкүләм проекты кысаларында уздырылды.

Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең муниципаль программалары һәм проектлары «Россиянең сәламәт шәһәрләре» бәйгесендә җиңү яулады. Бәйге «Демография» илкүләм проекты кысаларында уздырылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» ассоциациясе тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән оештырылды. Ул җирле үзидарә органнарының җәмәгать сәламәтлеген ныгыту, сәламәтлекне саклау мохитен һәм Россиядә бердәм профилактика киңлеген формалаштыру өчен шартлар тудыру буенча нәтиҗәле эшчәнлек тәҗрибәсен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән.

Россия Федерациясенең 27 субъектыннан барлыгы 150дән артык гариза бирелгән.

«Иң яхшы муниципаль программа/җәмәгать сәламәтлеген ныгыту проекты» номинациясендә 3 урынны «2020-2024 елларга Татарстан Түбән Кама муниципаль районында җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» программасы алды.

«Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм сәламәт гаиләне формалаштыру буенча иң яхшы муниципаль программа/проект» номинациясендә 3 урынны «Татарстан Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмасының Әтиләр советы Спартакиадасы» проекты яулады.

«Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы программа/проект» номинациясендә 2 урынны «2019-2025 елларга Түбән Кама муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерү» программасы алды.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Сәламәт шәһәрләр: җәмәгать сәламәтлегенең иң яхшы муниципаль практикалары» Бөтенроссия форумы кысаларында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев