Түбән Каманың яңа балалар поликлиникасын төзүгә 364,5 миллион сум бирелгән
Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан юнәлтелгән.
Түбән Камада 3 нче балалар поликлиникасы төзелешенә 364,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан юнәлтелгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләде.
Ул яңа микрорайоннар өчен медицина учреждениесе кирәклеген ассызыклады
«Бу безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле объект, бигрәк тә яшь гаиләләр күп булган яңа микрорайоннар өчен. Бу поликлиника социаль объектларның берсе булып кына калмаячак, ул — балаларыбызны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән профилактик эше күбрәк булган сәламәтлек үзәкләренең берсе булыр дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев