Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың яңа балалар поликлиникасын ел ахырына ачарга планлаштыралар

Поликлиникада ремонт эшләре март аенда башланды.

Түбән Камада 3 нче балалар поликлиникасын ачу 2024 ел ахырына планлаштырылган. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытка поликлиникада монтаж эшләре тәмамланган, коммуникацияләр үткәрелгән. Хәзер эшчеләр эчке эшләр, бинаны тышлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләрен башкара, диелә Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында.

Кичә объектта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов булды, ул төзелеш барышын бәяләде.

Поликлиниканы торгызу март аенда башланды. Яңа балалар поликлиникасы сменасына 200гә кадәр кешене кабул итә алачак. Анда үз сөт кухнясы да булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев