Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың гуманитар ярдәм җыю үзәгендә бер ай эчендә 230 сугышчыны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин иткәннәр

Гуманитар ярдәм җыю үзәге инде 10 ай эшли.

Түбән Камада хәрби хезмәткә алынган солдатларга гуманитар ярдәм җыю һәм тапшыру дәвам итә.

Кешеләр көн саен кирәкле әйберләр алып килә. Бер ай эчендә үзәктә 230 сугышчыны кием һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр. Ярдәмне Түбән Камадан тыш, башка районнардан да алып киләләр. Мәсәлән, күптән түгел гуманитар ярдәм склады Казаннан тапшырылган егерме фонарь белән тулыланды.

Гуманитар ярдәм җыю үзәге инде 10 ай эшли. Бу вакыт эчендә алгы сызыкка җибәрелгән йөк күләмен санап бетереп булмый. Шушы көннәрдә тагын бер машина китәчәк, ди волонтерлар, кирәкле әйберләрне яралы хәрбиләргә тапшырачаклар.

Волонтерлар башкаларга ярдәм итә, әмма үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ. Коры душ ясау өчен кешеләр җитми. Монда өстәмә куллар һәрвакыт кирәк. Шуңа күрә теләге булганнар теләсә кайсы вакытта Химиклар проспектындагы 72Б номерлы йортта урнашкан җыю пунктына мөрәҗәгать итә ала. Ул көн саен эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев