Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың барлык йортларында кайнар су бирү туктатыла

Бу - опрессовка эшләрен үткәрү белән бәйле.

Түбән Камада барлык магистраль җылылык үткәргечләрдә гидравлик сынаулар узачак, алар барышында шәһәрнең барлык торак йортларына кайнар су бирү туктатылачак. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Каманың магистраль җылылык челтәрендә 19 август көнне 00:00 сәгатьтән алып, 21 август — 8:00 сәгатькә кадәр Город — 1, 2, М-3 җылылык үткәргечләрен суыту булачак, 21 август көнне 8:00 сәгатьтән алып, 29 август 24:00 сәгатькә кадәр ныклыкка һәм тыгызлыкка гидравлик сынаулар үткәреләчәк.

Эшләр 29 августта тәмамлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев