Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 37 нче лицеенда «Беренчеләр хәрәкәте» нең беренчел бүлеге ачылды

Хәрәкәтнең төп бурычы — яшьләрне һәм балаларны берләштерү.

Түбән Каманың 37 нче күп профильле лицеенда «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекчәсе ачылды. Ачылу тантанасында байкерлар тамашасы, җырлар һәм биюләр булды, чара традицион кызыл тасма кисү белән тәмамланды.

Хәрәкәтнең төп бурычы — яшьләрне һәм балаларны берләштерү. Лицей укучылары һәрнәрсәдә актив булырга һәм патриотизм һәм дуслыкка өйрәнергә ниятли. Оешма барлыгы 13 юнәлеш буенча эшли. «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекчәләре безнең шәһәрнең күп кенә уку йортларында бар инде.

«Бу «Беренчеләр хәрәкәте» нең беренчел бүлеге ачылган дүртенче мәктәп. Алардан тыш, бүлекләр инде 4 колледжда ачылды. Балалар үсеше өчен бу бик яхшы платформа, чөнки биредә балалар нинди юнәлештә барырга беләләр, биредә аларның остазлары бик яхшы», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев