Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 33 балалар бакчасында хәләл ризык каралган

Бу хакта шәһәр җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Түбән Камада балалар бакчаларында туклануны оештыру турында фикер алыштылар.

Ул гамәлдәге санитар кагыйдәләр һәм нормалар белән регламентлаштырыла, дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама районы буенча мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова.

Балаларга көненә дүрт тапкыр балансланган ризык бирәләр, шул исәптән иртәнге аш, икенче иртәнге аш, төшке аш һәм көчәйтелгән полдник. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төзелгән меню төрле: рационда 10 төрле ботка, төрле шулпалар һәм әче сөт продукциясе бар. Шулай ук сабыйларның көндәлек рационына сыер ите яки кош ите, яшелчә, җиләк-җимеш һәм соклар кертелгән. Балык ризыклары ике көнгә 1 тапкыр әзерләнә.

Моннан тыш, барлык балалар бакчаларында ел әйләнәсендә С-витаминизацияле ризык бирелә, йод белән баетылган азык-төлек кулланыла.

Һәр балалар бакчасында аллергия авырулары булган балалар өчен диетик туклану каралган, ә шәһәрнең 33 балалар бакчасына ата-аналар теләге буенча «Хәләл» продукциясе китерелә.

«Без ата-аналарның теләкләрен игътибарсыз калдырмыйбыз, балаларның ярткан ризыкларына өстенлек бирәбез. Ел дәвамында безнең үтенеч буенча меню төзәтелә, яңартыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туклануны оештыручы безнең үтенечләребезне игътибар белән тыңлый һәм шунда ук җавап бирә», — дип билгеләп үтте Светлана Андрианова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев