Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 27 нче микрорайонындагы яңа проспектта агачлар утырттылар

Барлыгы 975 агач утыртылачак.

Бүген Түбән Камада 20 төрдән артык агач утырттылар. Утырту өчен 27 нче микрорайондагы яңа променад территориясе сайлап алынды. Акциядә «Таиф-нк» предприятиесе хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр җитәкчеләре катнашты.

Агач утырту — «Таиф-нк» предприятиесе һәм шәһәр администрациясенең уртак проекты. Үсентеләр өчен 27 нче микрорайондагы яңа җәяүлеләр проспекты очраклы гына сайланмаган. Әле ярты ел элек кенә монда машиналар йөреп торды, яктырту да җитеп бетмәде. Хәзер бу атынгычлары, эскәмияләре һәм якты зоналары булган төзекләндерелгән мәйданчык, бүгенге акциядән соң ул шәһәр халкын тагын да сөендереп торачак.

«975 үсенте утыртабыз, агачларның 20 төре — өрәңге, куаклар, чыршы, барбарис. Иң мөһиме, шәһәр халкы табигатькә сак карасын, шәһәр предприятиеләре китергән хезмәтне хөрмәт итсен иде», — дип билгеләп үтте Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәк идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ләйсән Хөснуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев