Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар Үзәк мәчет янында комплекслы медицина тикшерүе уза алачак

Халыкка күчмә диспансеризация һәр җомга саен «Җәмигъ» мәчете янында үткәрелә.

Бу җомгада Түбән Кама үзәк мәчете территориясендә диспансеризация узачак.

Шәһәрлеләр флюорография, ЭКГ ясый, канның гомуми анализын тапшыра, кандагы гомуми холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен тикшерә, артериаль, күз эчендәге кан басымын үлчи алачак. Шулай ук табиблар антропометрия (буй, авырлык, бил әйләнәсе, тән массасы индексы) үткәрәчәк. Хатын-кызлар өчен флюорография, 45, 50, 55, 60, 64 яшьлек ир-атлар өчен канда простат-специфик антиген (ПСА) билгеләү каралган.

Тикшерү иртәнге 10 нан 14:00 гә кадәр булачак. Хатын-кызлар өчен аерым бүлмә каралган.

Халыкка күчмә диспансеризация һәр җомга саен «Җәмигъ» мәчете янында үткәрелә. Узган юлы бу мөмкинлектән 95 кеше файдаланды.

Шулай ук Түбән Камада диспансерлаштыруны 1 һәм 2 нче поликлиникаларда, клиник-диагностика үзәгендә узарга мөмкин. Соңгы 7 айда аны 41 мең түбәнкамалы узган инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев