Түбән Камадан МХО зонасына гуманитар йөк җибәрделәр
Бу юлы анда фронтта кирәкле төзелеш материаллары күп иде.
Махсус хәрби операция урынына чираттагы гуманитар йөк партиясе китте. Бу юлы анда фронтта кирәкле төзелеш материаллары күп иде.
Йөк яклаучылар җибәргән исемлек буенча формалашкан. Хәрбиләрнең туганнары шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать иткән һәм барлык кирәкле әйберләрне җыйган.
«Монда 400 метр пластик торба, меңгә якны камыт, генератор, пластик, эретеп ябыштыру өчен припой һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Моннан тыш, тәм-томнар, кофе, сабын. Егетләр канәгать булыр дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте гуманитар йөкне формалаштыру буенча координатор Николай Колосов.
Барлык тартмалар әйбәтләп тутырылган, моннан тыш, инде гадәттәгечә, һәрберсенә Түбән Кама укучылары язган хат та салынган.
Түбән Камадан МХО зонасына гуманитар йөкне даими нигездә җибәрәләр. Бер партия китү белән яңасын җыя башлыйлар. Шәһәрдә ярдәм кабул итү буенча берничә үзәк эшли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев