Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына 22 тонна ярдәм җибәргәннәр

Аларны бөтен Түбән Кама районы белән җыйганнар.

Түбән Камадан махсус операция зонасына 22 тонна шефлык ярдәме җибәрелде. Хәрбиләр исемле посылкалар, җылы кием, медикамент, төзелеш материалы, хәзер алгы сызыкта бик кирәкле техника — мотоцикл һәм ике «УАЗик» алачак.

«Ярдәм кирәк. Кеше үзе өчен борчылуларын сизгәндә, бу бик ярдәм итә. Җиңү безнең кулда булачак. Әйдәгез, егетләр. Без сезнең белән», — дип белдерде волонтер Ришат Солтанов.

Бу сүзләрне һәр посылкада укып була. Аларны бөтен Түбән Кама районы белән җыйганнар.

«Даими ярдәм итәргә кирәк. Бөтен фронт буенча төзелеш материалларына ихтыяҗ бар. Элегрәк тә ташыдык, хәзер яңа позицияләргә кирәк. Фронт хәрәкәттә. Төзелеш материаллары белән даими ярдәм итәргә кирәк», — дип сөйләде Донбасс Иреклеләр берлеге урынбасары Олег Есипов.

Ярдәм 21нче бүлекчәгә китереләчәк. Ул фронт сызыгына «Хәрби туганлык» һәм Донбасс Иреклеләр берлеге волонтерлары озатуында китте.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев