Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан махсус операция зонасына 23 тонналы гуманитар конвой җибәрделәр

Транспортны Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бирде.

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвой җибәрделәр. Ярдәмнең авырлыгы 23 тоннаны тәшкил иткән — бу Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен төзелеш материаллары, ягулык-майлау материаллары, маскировка челтәрләре, җылы кием һәм хәрбиләргә исемле посылкалар. Гуманитар ярдәмне төяп җибәрүдә мәктәп укучылары да катнашты. Транспортны Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бирде.

«Майлар пехота хәрби машиналары (БМП), үзйөрешле артиллерия җайланмалары (САУ) өчен, чөнки кыш җитә, машиналарны әзерләргә кирәк», — дип сөйләде Түбән Каманың «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе Игорь Фильчегов.

Салкыннар алдыннан алгы сызыкта шулай ук фанера, торбалар, такта һәм башка төзелеш материалларына ихтыяҗ зур. Алар белән хәрбиләр блиндажларны җылытачак һәм ныгытачак. Алга киткән саен яңа ныгытмалар да төзергә кирәк.

«Шулай ук хәрбиләребезгә дә ярдәм илтеп тапшырылачак. Бик күп исемле посылкалар җибәрелә. 430нчы, 1231нче полкларга. Йөкне бушату нокталары билгеләнде. Маршурт зур — якынча 5-6 мең чакрым», — дип уртаклашты Түбән Каманың «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе.

Волонтерлар төркеме, тезелеп басып, әйберләрне фурага төйи. Барлыгы 30лап кеше җыелган. Ярдәм итәргә шәһәр мәктәпләре һәм көллиятләре килгән.

«Чакырдылар, без шундук ризалаштык, килдек. Күңелле эш мохите, барысы да уртак максат өчен тырыша», — ди 11"А" сыйныф укучысы Игорь Руденко.

«Бөтенебез бердәм булып эшлибез. Сөйләшергә кеше бар, яңа танышлар барлыкка килә», — диде 9 номерлы мәктәп укучысы Всеволод Морозов.

«Монда баш тарту авыр. Безнең егетләрнең күбесенең әтиләре махсус операция зонасында, шуңа күрә баш тартучы булмады», — дип сөйләде 9 номерлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Ольга Шишкина.

Йөк төягән арада тәнәфес ясап алганда Фильчегов бүләкләү тантанасын үткәрде. Ул ике волонтерга 430нчы полк командованиесе һәм хәрбиләре исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйтик, 10 эвакуация арбасы җитештергән Евгений Елдашовны билгеләп үттеләр.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев