Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан биш кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Хәрбиләр Үзәк хәрби округ бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән махсус операциядә катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 27 июньдә Түбән Кама хәрби комиссариатыннан контракт буенча хезмәткә биш ир-ат китте. Хәрбиләр Үзәк хәрби округ бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән махсус операциядә катнашачак.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм, әлбәттә, сугышчыларның туганнары һәм якыннары хәрбиләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте.

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче 2 аенда 700 мең сум акча алачак. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, 1 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча, яки +7 (917 292-26-12), +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 номерлары буенча тулырак мәгълүмат алырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев