Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан Белгород өлкәсенә гуманитар йөк җибәрелде

Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Бүген Түбән Камадан Белгород өлкәсенә әйберләр һәм азык-төлек җибәрелде. Бу турыда Түбән Кама хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Азык-төлек, балалар әйберләре, шәхси гигиена чаралары белән барлыгы 4 тоннага якын гуманитар йөк, башта Казанга, ә аннары Белгород өлкәсенә төбәк складына җибәреләчәк.

Бүген гуманитар ярдәмне төяүдә катнашучылар арасында НХТИ студенты Денис Матросов та бар иде. «Мин яшьләр битараф калмаска тиеш, дип уйлыйм. Бүген һәркемнең игелекле эшкә үз өлешен кертү мөһим», — диде ул.

«Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лариса Михайлова гуманитар ярдәм җыюда предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнашуы турында сөйләде. «Киләсе атнада тагын гуманитар ярдәм җибәрү планлаштырыла», — дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кабул итү пунктлары турында тулырак добро-нк. рф волонтерлар хәрәкәтенең рәсми сайтында белергә мөмкин.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев