Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан 76 егетне армиягә озаттылар

Егетләр Россия территориясендә генә хезмәт итәчәк.

Түбән Камадан 76 егет армия хезмәтенә китте. Бүген аларны туганнары һәм дуслары озатып калды. 

Егетләр Россия территориясендә генә хезмәт итәчәк. Аларны хәрби операция зонасына җибәрмәячәкләр.

«Алар Россия территориясендә гаскәрләрнең барлык төрләрендә хезмәт итәчәкләр. Егетләрнең якыннары, әниләре тыныч булсын: алар махсус хәрби операция уздырылачак районга эләкмәячәкләр, эчке округларда хәрби частьләрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итәчәкләр», — дип хәбәр итте Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

2023 елның язгы чакырылыш кампаниясе башланганнан бирле бу — бишенче озату. Бүгенгесе китүчеләр саны буенча иң зурысы булды. Алда тагын ике чакырылыш бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев