Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада журналистларның «Камский бриз» фестивале ачылды

«Камский Артек» балалар үзәге мәйданчыгында бөтен Татарстаннан телевидение журналистикасы профессионаллары җыелды.

Түбән Камада 7 сентябрьдә төбәк телекомпанияләренең «Камский бриз» өченче фестивале үз эшен башлап җибәрде.

«Камский Артек» балалар үзәге мәйданчыгында бөтен Татарстаннан телевидение журналистикасы профессионаллары җыелды.

Фестивальнең беренче көне мобиль журналистика турында мастер-класс белән ачылды. «Татмедиа» департаментының социаль медиа бүлеге баш белгече, «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Алып баручының кадрдагы эш үзенчәлеге турында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары алып баручысы Алмаз Хәкимов сөйләде. Корреспондентлар һәм операторларның экстремаль шартларда эшләү үзенчәлекләренә аерым мастер-класс багышланачак. Аны LIFE военкоры Дмитрий Кисилев үткәрә.

Беренче көннең белем бирү программасы «Kingof Media» тулы циклының видеопродакшн җитәкчесе Роман Королевның сторителлинг турында сөйләве белән тәмамланачак.

Икенче көнне «ТРК «Новый век» ның Мәгълүмат тапшырулары буенча генераль директор урынбасары Светлана Кадырова яңалыклар булдыру, «Беренче канал» ның Идел буе бюросының хәбәрчеләр пункты мөдире Светлана Костина темаларны эшләү турында мастер-класслар үткәрәчәк.

Төшке аштан соң хәрби журналистикага багышланган очрашу узачак, анда хәрби операция зонасында һәлак булган Түбән Кама журналисты Александр Комаров истәлегенә булдырылган «Геройлар» номинациясендә кабул ителгән эшләр дә каралачак. Кич белән НТР медиахолдингы бинасында аның мемориалы ачылачак.

Аннары «Камский бриз» да катнашучыларны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, төп Республика телекомпанияләренең генераль директорлары Илшат Әминов (ТНВ), Фирдүс Гыймалтдинов («Татарстан» ДТРК), Андрей Кузьмин (Татарстан-24) белән очрашу көтә.

Фестивальнең рәсми программасы журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Жюри судына Татарстанның барлык телеканалларыннан диярлек журналистлардан йөзләгән материал кабул ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Камский бриз» иң яхшы эшләрне сайлап кына калмый, бу — зур журналистика форумы, аның бурычы — массакүләм мәгълүмат чараларын сыйфатлырак һәм кызыклырак итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев