Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре МХО зонасына исемле посылкалар җибәрде

Махсус хәрби операция урынында хезмәт итүче хәрбиләргә бу гуманитар йөк дүрт көнгә якын барачак.

Түбән Камадан МХО зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясе — сугышчыларга хатыннары һәм туганнары җыйган исемле посылкалар җибәрелде. Тартмаларда иң кирәкле әйберләр — шәхси гигиена чаралары, киемнәр, дарулар. Әлбәттә, монда һәр солдат өчен ярату һәм ышаныч сүзләре язылган хатлар да бар.

Анда, алгы сызыкта, бу иң яхшы ярдәм.

«Әлбәттә, алар өчен якын туганнарыннан посылкалар алу — зур куанычлы», — ди Түбән Камада Донбасс иреклеләре берлеге рәисе урынбасары Олег Есипов.

Сугышчылар өчен посылкаларны хатыннары һәм туганнары җыйды. Адресатларга гуманитар ярдәмне Түбән Камадан Донбасс иреклеләре берлеге, шулай ук Айдар Метшин ярдәме белән «Хәрби туганлык» әгъзалары җиткерәчәк. Дәүләт Думасы депутаты даими нигездә транспорт чарасы белән ярдәм итә һәм кирәкле әйберләр дә сатып ала.

«Посылкаларны сугышчыларның хатыннары һәм әниләре җыйды. Шулай ук гуманитар ярдәмне безнең шәһәр халкы җыярга ярдәм итте. Рәхмәт! Ярдәм итәргә теләүчеләрне көн саен көтәбез. Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан безнең пунктка чакырабыз», — дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга 6, 7, 8 нче микрорайоннарның СТОС рәисе Лариса Орлова.

Махсус хәрби операция урынында хезмәт итүче хәрбиләргә бу гуманитар йөк дүрт көнгә якын барачак. Өйдән килгән һәр посылканы солдатның үз кулларына тапшырачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев