Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Вахитов проспектындагы шартлаудан җимерелгән йортны торгызу эшләре башланды

Белгечләр экспертиза үткәрделәр, шулай ук йортның техник торышын бәяләделәр.

Пәнҗешәмбе, 27 июльдә, Түбән Камада көнкүреш газы шартлаудан һәм янгыннан зыян күргән йортны торгызу буенча эшләр башланды.

Вахитов проспектындагы 11 нче йортның сигезенче подъездында нигезне ныгыту һәм аның киләчәктә ныклыгын тәэмин итү өчен подвал бинасын бетонлыйлар.

«Бу минутка инде дүртенче машина килде, 30 кубометрдан артык бетон салынды. Барлыгы 90 кубометр кирәк булыр», — дип хәбәр итте Рамил Муллин.

Исегезгә төшерәбез, кичә шартлаудан соң янгын чыккан урынга Чаллыдан махсус комиссия килде. Белгечләр экспертиза үткәрделәр, шулай ук йортның техник торышын бәяләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев