Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада уку елы башланыр алдыннан балалар бакчаларын тикшерәләр

Комиссия 1 августтан 10 августка кадәр эшли.

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерү башланды. Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә.

Белгечләр видеокүзәтү системасының эшен, ашыгыч хезмәт телефоннарының булуын карыйлар һәм видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларның архивын тикшерәләр.

Комиссия 1 августтан 10 августка кадәр эшли. Түбән Камада хәзерге вакытта 73 балалар бакчасы бар, аларны тикшерүгә 5 көн бирелә. Тагын 3 көн — Кама Аланы һәм Түбән Кама районы учреждениеләренә. Балаларның тормышы һәм сәламәтлеге — иң мөһиме. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы сүзләренчә, ачыкланган кимчелекләр тиз арада төзәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев