Түбән Камада «Татар кызы, Татар малае — 2024» конкурсында җиңүчеләрне сайладылар
Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Түбән Камада җиденче февральдә 7 нче мәктәптә «Татар кызы, Татар малае — 2024» муниципаль конкурсының гала-концерты булды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 1-4 сыйныфта белем алучы 23 укучы катнашты.
Чара барышында конкурсантлар җырлауда һәм биюдә, нәфис сүз башкару осталыгында гына түгел, ә туган телгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә мәхәббәтләрен дә күрсәтә алдылар.
Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сөйләвенчә, конкурс нәтиҗәләре буенча «Татар кызы — 2024» мактаулы исеменә 14нче лицейның өченче сыйныф укучысы Арина Кузьмина лаек булды, ә «Татар малае — 2024» титулын 1нче гимназиянең беренче сыйныф укучысы Хәмзә Аглиуллин яулады. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев