Түбән Камада тәрбиячеләр, слесарьлар һәм аш-су осталары җитми
Эшсезләрнең күпчелеге хатын-кызлар.
Беренче гыйнварга Түбән Камада эшче көч саны 159,8 мең кеше тәшкил итә.
Эшсезләрнең күпчелеге — 63 процент — хатын-кызлар, дип хәбәр итә шәһәрнең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге».
Хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, дворниклар, төрле эшчеләр, арматурачылар, бетончылар, ташчылар, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, күчемсез милек сату буенча агентлар, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев