Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада сугыш ветераны Анастасия Грызунова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сугыш башланганда, Анастасия Никитична Тәтеш районының Урюм авылында яши.

Түбән Камада яшәүче Анастасия Грызунова — тыл хезмәтчәне, дәһшәтле сугыш еллары шаһиты.

Кичә аны 95 яше белән котладылар. Анастасия Никитичнаның гаиләсе зур: балалары, өч оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Сугыш башланганда, Анастасия Никитична Тәтеш районының Урюм авылында яши. Ул вакытта аңа 12 яшь була. Басуда, фермаларда эшли, сугышчылар өчен кием дә тегә. 1964 елда ире белән алар әле яңа гына барлыкка килгән Түбән Камага килеп төпләнәләр. 30 ел ул тубдиспансерда шәфкать туташы булып эшли.

«Мин һәрвакыт әбием белән горурландым. Без барыбыз да озын гомерле әбиебезгә охшарга тырышабыз. Аның сүзләренчә, озак яшәүнең сере — спорт белән шөгыльләнүдә, дөрес туклануда һәм эштән курыкмауда», — дип уртаклашты өлкән оныгы Алексей Сергеев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев