Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар катнашында инклюзив спектакль куелды

Бу спектакльне ел дәвамында Түбән Каманың барлык укучылары, шулай ук «Өмет» үзәге тәрбияләнүчеләре дә карый алачак.

Түбән Камада «Йолдызлык» балалар сәнгать мәктәбенең тәрбияләнүчеләре катнашында музыкаль спектакль күрсәтелә. Инклюзив спектакльләрне 6, 7, 10, 13, 21, 25 һәм 27 нче мәктәп укучылары карады инде.

Бу спектакльне ел дәвамында Түбән Каманың барлык укучылары, шулай ук «Өмет» үзәге тәрбияләнүчеләре дә карый алачак.

Бу проект өстендә эш СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәме белән башкарыла. 2022 елда «Созвездие» балалар сәнгать мәктәбе «Инклюзия» юнәлешендә грант отты. Грант акчасына костюмнар, декорацияләр, кирәкле җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш үзенчәлекле укучылар белән зур эш башкарыла, яшь актерларны сайлап алу, күп санлы репетицияләр үткәрелә.

Спектакль «Теремок» рус халык әкиятенә нигезләнгән, анда аның һәр персонажы игелек, батырлык, дуслык һәм үзара ярдәмләшү кебек сыйфатларга өйрәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев