Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Россия эстрадасы йолдызлары хәйрия футбол матчы уйнаячак һәм концерт белән чыгыш ясаячак

Матчка һәм концертка керү ирекле.

20 июньдә «Нефтехимик» стадионында СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Түбән Кама җыелма командасы һәм «Старко» артистлар командасы арасында хәйрия матчы узачак.

Ул 18.30да башланачак. Ачылу тантанасында җитди авырулары булган балаларның ата-аналарына «Нефтехимик» футбол клубы матчларына йөрү өчен сертификатлар тапшырылачак.

Матч алдыннан олимпия чемпионнары Алексей Прудников, Сергей Горлукович (футбол, «Спартак» футбол клубы ветераны), Андрей Сильнов (биеклеккә сикерү) һәм футбол буенча өч тапкыр Россия чемпионы Виктор Булатовның шәһәрнең ишегалды футбол командасы балалары өчен мастер-классы узачак.

Уен тәмамланганнан соң, 19.30 сәгатьтә стадионда Россия эстрадасы йолдызлары «Старко» командасы катнашучылары концерты узачак.

Матчка һәм концертка керү ирекле.

Йолдыз командасының тулы составы: Виктор Зинчук («Золотая гитара России»), Григорий Гладков (бард, композитор), Михаил Гребенщиков (диджей, телевидение алып баручысы), Ромарио, Иван Викулов һәм Павел Иванов (Оперетта театры солистлары), Александр Алешкин (Таганка театры актеры), Валерий Ярушин (ВИА «Ариэль» лидеры), Юрий Давыдов һәм «Зодчие» төркеме, Алексей Прудников (1988 елда футбол буенча олимпия чемпионы, Спартак ветераны), Сергей горлукович (1988 елда футбол буенча олимпия чемпионы, «Спартак» ветераны), Виктор Булатов («Спартак» составында футбол буенча өч тапкыр Россия чемпионы), Андрей Сильнов (биеклеккә сикерү буенча олимпия чемпионы). Матч комментаторы — Сергей Крылов.

Шәһәр җыелма командасына СИБУРның Түбән Кама предприятиесе вәкилләре, муниципалитет җитәкчеләре, шулай ук Түбән Кама спортының күренекле вәкилләре керде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев