Түбән Камада Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган фестиваль узачак
Шәһәрнең китапханә системасы 2023 елны Островский елы дип игълан итте.
Түбән Камада 21-23 июльдә бөек рус язучысының тууына 200 ел тулуга багышланган Островский Fest узачак.
Моннан тыш, шәһәрнең китапханә системасы 2023 елны Островский елы дип игълан итте.
- 21 июльдә көн дәвамында Түбән Кама китапханәләрендә викториналар, уеннар, кычкырып укулар («громкие чтения») узачак;
- 22 июльдә 13 сәгатьтә — «Снегурочка», фикер алышулар («Апуш» Үзәк балалар китапханәсе);
- 22 июльдә 14 сәгатьтә — «Актуальный Островский» (Тукай исемендәге Үзәк китапханә);
- 22 июльдә 14.00-16.00гә кадәр — «Жестокий романс» буенча фикер алышу (Тукай исемендәге Үзәк китапханә);
- 23 июльдә 10.00-19.00гә кадәр — күргәзмә-табышмак (Тукай исемендәге Үзәк китапханә);
- 23 июльдә 10.00-19.00гә кадәр — «Ә син Островскийны беләсеңме?» викторинасы («Апуш» Үзәк балалар китапханәсе).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев