Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Нефтьчеләр көнендә Фирдүс Тямаев, Марат Яруллин, Алена Апина чыгыш ясый

Концертта Владимир Пресняковның да катнашуы көтелә.

26 августта Түбән Камада Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чаралары Кызыл Чишмә бистәсендә, Халык иҗаты йорты янында һәм «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы мәйданчыкта узачак. 

Бәйрәм чаралары 10:30 сәгатьтә Красный Ключтагы «Изге Чишмә» табигый-ландшафт паркында башлана. Шул ук вакытта Халык иҗаты йорты янында «Татнефть»нең фотокүргәзмәсе ачылачак. 11:15 сәгатьтә Әлмәттән тынлы оркестр чыгышы планлаштырылган.

14:00 сәгатьтә Тынычлык проспектындагы «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы бәйрәм мәйданчыгында гастрономия һәм этник фестивальләр, гаилә ялы өчен уен станцияләре узачак, шулай ук акыллы куллану экозонасы эшләячәк.

16:00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә «Танеко» АҖ иҗат коллективлары, Марат Яруллин, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Фирдүс Тямаев, Алена Апина һәм Владимир Пресняков катнашында концерт программасы башлана. Бәйрәм 21:00 сәгатьтә салют һәм диджей чыгышы белән тәмамланачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев