Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада начар күрүчеләр Брайль шрифтлы трафаретлар ярдәмендә тавыш бирде

Шәһәрлеләр сайлауларда актив катнаша.

16 мартта Түбән Каманың индустриаль техникумында президент сайлауларында начар күрүче медицина көллияте студентлары катнашты.
Алар Брайль шрифты белән махсус трафарет кулланды.

Михаил Гусев та 2259 нчы сайлау участогында трафарет ярдәмендә тавыш бирде.

«Үз илеңнең язмышы хәл ителгәндә катнашырга кирәк. Мин даими катнашам», — дип уртаклашты түбәнкамалы.

Искәртеп узабыз, Түбән Камада сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән ачык. Шәһәрлеләр сайлауларда актив катнаша. Алар өчен шулай ук «сәламәтлек нокталары», авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли һәм бөтен гаилә өчен «Күңелле стартлар» оештырылган.

Шуны да искәртик: барлык тавыш бирүче гаиләләр «Гаилә белән сайлауларга!» конкурсында катнаша ала. Моның өчен сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фото төшергә һәм аны социаль челтәрдә #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хэштеглары белән урнаштыру җитә. Җиңүчегә Lada Vesta машинасы биреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев