Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәр өчен кайнатмалар салынган посылкалар җыю оештырылган

Күчтәнәчле тартмаларга рәсемнәр һәм хатлар да салынган.

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәр өчен кайнатма җыю оештырылган. Ул «Альфа» мәдәният йортында уза.

Чәршәмбе көнне аның хезмәткәрләре беренче посылкаларны җибәргән инде. Күчтәнәчле тартмаларга рәсемнәр һәм хатлар да салынган.

«Өй вареньесы хәрбиләргә барып җитәр дип өметләнәбез һәм чәй эчкәндә туган җирләрен, дусларын, туганнарын һәм якыннарын искә төшерерләр», — ди «Альфа» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Надежда Коваленко.

Яз җиткәч, солдатларның да тәмле-баллы әйбер ашыйсылары килер, ди хезмәткәрләр. Ә вареньены барысы да диярлек ярата. Тартмаларга шәһәр халкының хатлары белән бергә балалар рәсемнәре дә салынган. 

5 тартмадан торган беренче партия кичә адресатларга китте инде. «Альфа» хезмәткәрләре моның белән туктап калырга җыенмый һәм барлык түбәнкамалыларны акциягә кушылырга чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев