Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Мәктәп чисталыгы кубогы» региональ эко-турниры узачак

«Мәктәп чисталыгы кубогы» экологик турнирында катнашу өчен 17 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк.

Түбән Камада 18 сентябрьдә «Мәктәп чисталыгы кубогы» экологик турниры узачак.

Анда Татарстаннан 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Һәр уку йортыннан дүрт кешедән торган бер генә команда тәкъдим ителә ала.

Турнир кысаларында катнашучы командалар өч этап узачак:

«Чиста уеннар» форматындагы экологик ярышлар, анда катнашучыларга билгеле бер территориядән калдыклар җыярга һәм баллар тупларга туры киләчәк;
«Другое Дело» платформасында төрле биремнәр буенча онлайн-марафон;
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк базасында экологик квиз. Анда турнирның алдагы этаплары рейтингы нәтиҗәләре буенча алдынгы 50 команда катнашачак.

Квиздан соң нәтиҗәләр ясала һәм турнирның иң яхшы командалары бүләкләнәчәк. Бүләкләү кысаларында тематик концерт номерлары узачак, ә җиңүчеләр турнир партнерларыннан кыйммәтле призлар алачак.

«Мәктәп чисталыгы кубогы» экологик турнирында катнашу өчен школьныйкубокчистоты. рф сайтында 17 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк.

Проект «Беренчеләр хәрәкәте» гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев