Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада мәктәп автобусларының төзеклеген тикшерделәр

Техник карау һәм барлык документларны тикшергәннән соң, мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән инструктаж үткәрделәр.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре прокуратура белән берлектә 12 мәктәп автобусын тикшерде.

Руль идарәсенең һәм тормозларның, фараларның, габарит утларының һәм башка тышкы яктылык приборларының, тахографларның, ишекләр ачык вакытта хәрәкәт блокираторларының, актив һәм пассив куркынычсызлык системаларының төзеклеген тикшерделәр.

Техник карау һәм барлык документларны тикшергәннән соң, мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән инструктаж үткәрделәр, укучыларны йөртү буенча киңәшләр бирделәр, чираттагы тапкыр аларның эш үзенчәлекләрен исәпкә алып, юл куркынычсызлыгының иң мөһим кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев