Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Корбан бәйрәме көнендә балалар бәйрәме оештырыла

Корбан Гаете киләсе атнада - 28 июньдә билгеләп үтелә.

Корбан бәйрәме көнне 28 июньдә Түбән Камада бәйрәм намазлары, хайваннарны корбан итү йоласы һәм балалар бәйрәме узачак.

Үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм «Нур» мәчетендә вәгазьләр иртәнге ә башланачак. Алар бер сәгать дәвам итәчәк, бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Намаз укырга теләүчеләргә үзләре белән намазлык алырга кирәк.

Дога кылганнан соң, үзәк мәчеттә корбан чалу йоласы башлана. Корбанны 3 көн (28, 29, 30 июнь) дәвамында чалырга рөхсәт ителә.

Балалар бәйрәме «Гаилә» паркында иртәнге а башлана. «Ихлас» үзәге тәрбияләнүчеләре театрлаштырылган тамаша күрсәтәчәк, гаилә спорт уеннары, иҗади мастер-класслар һәм осталар ярминкәсе оештырылачак.

Быел Корбан бәйрәме 28 июньдә чәршәмбегә туры килә, бу ял көне булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев