Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада капиталь ремонттан соң 19 нчы мәктәптә 50дән артык күзәтү камерасы урнаштырылган

19 нчы мәктәпне капиталь ремонтлауга муниципаль акчаларны исәпкә алмыйча 140 миллион сум акча тотылган.

Түбән Камада 19 нчы мәктәпне ремонтлау тәмамланып килә. Хәзер уку процессына комачауламаган вак эшләрне бетерәсе калган. Яңартылган учреждениене Түбән Кама муниципаль районы Советының даими комиссиясе әгъзалары карап чыкты.

Асфальтны алыштыру мәсьәләсендә муниципалитет ярдәм итәчәк. 19 нчы мәктәпкә бюджеттан барлыгы 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага спорт инвентаре, җиһазлар һәм мебель сатып алганнар инде. Беренче сентябрьдә мәктәп 840 укучы баланы кабул итте.

Подрядчы сүзләренчә, элек мәктәптә электр челтәрләре һәм җылылык белән тәэмин итү белән проблемалар булган. Моңа беренче чиратта игътибар иттеләр. Фасадны, тәрәзә рамнарын яңарту һәм җылыту буенча зур эш башкарылган. Шулай ук китапханәне күчерделәр, хәзер ул коворкинг-зонага әверелде. Директор билгеләп үткәнчә, ремонттан соң мәктәп күпкә иркенрәк булып күренә. 

Моннан тыш, мәктәптә 34 эчке һәм 19 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган, янгын сигнализациясе, тавыш кисәтүе, куркыныч төймәсе, домофон алыштырылган. Хәзер төзелеш чүп-чарларын чыгарасы, интернетны ахырына кадәр үткәреп бетерәсе, спорт залына билгеләр куясы һәм инвентарь урнаштырасы калды.

19 нчы мәктәпне капиталь ремонтлауга муниципаль акчаларны исәпкә алмыйча 140 миллион сум акча тотылган. Киләсе елга шундый ук эшләрне 20 нче мәктәптә, 43 нче балалар бакчасында һәм педагогия көллиятендә башларга ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев