Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада йөкле хатыннарның 23,6 проценты табиблар консультациясеннән соң аборттан баш тарткан

Хәзер йөклелекне ясалма рәвештә туктатырга ниятләгән барлык хатын-кызлар психологик консультация үтә.

Быел Түбән Камада йөклелекне ясалма туктатырга ниятләгән хатын-кызларның 23,6 проценты консультациядән соң аборттан баш тарткан. Эшлекле киңәшмәдә әлеге саннар белән перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы Алексей Толстиков таныштырды.

Җитәкче сүзләренчә, хатын-кызлар консультациясендә авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга консультатив ярдәм күрсәтә торган кризис үзәге эшли. Төп юнәлеше — абортларны профилактикалау буенча чаралар.

Төп бурыч — йөкле хатынны тулы медицина-психологик реабилитацияләү һәм җәмгыятьтә, гаиләдә адаптацияләү өчен кирәкле шартлар булдыру. Хәзер йөклелекне ясалма рәвештә туктатырга ниятләгән барлык хатын-кызлар психологик консультация үтә.

2023 елның беренче 8 аенда 466 пациент аборт сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 110ы фикерен үзгәрткән. 2022 елда фикерләрен үзгәртүчеләр — 17,2 %, бер ел элек — 24,9 %, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 23,1 % булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев