Түбән Камада илкүләм проект буенча Корабельная урамындагы юл төзекләндерелгән
Бу хакта «ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары хәбәр итте.
Түбән Камада «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Корабельная урамындагы юлны төзекләндерделәр — Студентлар урамындагы боҗрадан Вокзал урамындагы боҗрага кадәр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.
Моннан тыш, Студентлар урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр юл ремонтланган.
«Шулай ук Чаллы — Зәй — Әлмәт төбәк юлында 4 километрдан 9 километрга кадәр эшләр төгәлләнде», — дип ачыклык кертте Чукин.
2019 елдан Түбән Кама агломерациясендә илкүләм проект буенча 43 км юл төзекләндерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев