Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада илкүләм проект буенча 8 км юл төзекләндереләчәк

Бу хакта брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Түбән Камада 2024 елда илкүләм проект буенча 7,9 км озынлыктагы ике юл участогын ремонтлау планлаштырыла.

Бу хакта брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 657,6 млн сум тәшкил итәчәк.

Капиталь ремонт ике участокта узачак:

  • Вахитов проспекты буенча Соболековская урамыннан Химиклар-Вахитов боҗрасына кадәр;
  • Вокзал урамы буенча — Вокзал-Корабельная боҗрасыннан Вокзал-Төзүчеләр боҗрасына кадәр.

«Бик күп акча таләп итүче, дүрт полосалы урамнар, аларны тәмамлаячакбыз. Без Түбән Кама районы белән 2024 елда километрлар буенча исәпләнгән 85% ка ирешү өчен километрлар буенча күбрәк эшләргә тырышачакбыз дип килештек. 85 процентка җиткәч, күп акча таләп итүче трассаларга әйләнеп кайтачакбыз», — диде Фәрит Хәнифов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев