Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Яшьләр көнен үткәрү датасы игълан ителде

Чаралар экстрим-паркта һәм яр буенда узачак.

Түбән Камада Яшьләр көнен бәйрәм итү 24 июньгә билгеләнгән. Бу көнне зур фестиваль оештырылачак. Чаралар экстрим-паркта һәм яр буенда узачак.

Тулы программа әле тәкъдим ителмәгән, әмма тамашачыны Түбән Каманың яшь төркемнәре һәм башкаручылары катнашында концерт, экстремаль спорт төрләрендә ярышлар көтә.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россиядә Яшьләр көне рәсми рәвештә 27 июньдә билгеләп үтелде, әмма быел Президент Указы белән бәйрәм итү датасы июньнең соңгы шимбәсенә билгеләнде.

2022 елда Түбән Камада Яшьләр көне 25 июньдә узды, фестивальнең төп музыкаль кунагы — җырчы Ханна иде. Бу юлы берәр танылган башкаручының булу-булмавын оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев