Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүче үз проектын гамәлгә ашыру өчен миллион сум акча алырга мөмкин

Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала.

Түбән Камада яшәүчеләр 20 апрельгә кадәр Россия яшьләренең грантлар конкурсына читтән торып гариза җибәрә ала. Грантның максималь күләме 1 миллион сум тәшкил итә.

Оештыручылар 18 номинация буенча проектлар кабул итә, шул исәптән быел гына барлыкка килгәннәре дә бар. Алар — «Тәҗрибә уртаклашыгыз», «Киләчәккә өлеш кертегез», «Туганнар, яратканнар». Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала. Бер номинациядә бердән артык гариза бирергә рөхсәт ителми. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин.

Конкурс 2011 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 100 меңнән артык гариза җибәрелгән, шуларның 24 меңе иң яхшылары дип танылган. Аларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алынган, аларның суммасы 15 миллиард сум тәшкил итә.

Конкурс турында нигезләмә белән танышырга мөмкин.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев