Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүче ике кеше «Россия волонтеры» медаленә лаек булды

Тантана Химиклар проспекты, 72б микрорайонының иҗтимагый үзәгендә узды.

Түбән Камада яшәүче ике кеше «Россия волонтеры» медальләре белән бүләкләнде.

Бүләкләрне Максим Лодягин һәм Кама Аланы имамы Абүлхәким хәзрәт Яруллинга 110-нчы бригаданың мотоукчы батальоны вәкиле тапшырды. Тантана Химиклар проспекты, 72б микрорайонының иҗтимагый үзәгендә узды.

Максим Лодягин һәм имам солдатларга МХО башланганнан бирле ярдәм күрсәтә. Алгы сызыкка ничә тонна йөк җибәрелгәнен санап бетерешле түгел. 

Егетләрне бүләк алулары белән Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да котлады. Аның сүзләренчә, мондый медальне алу, аеруча сугышчылар кулыннан, бу — эшләнгән эшләрнең юкка булмавын күрсәтә. 

Камелина билгеләп үткәнчә, ярдәм итәргә теләүчеләр саны көн саен арта бара. Бүгенге бүләкләнүчеләр дә алга таба бу эшләрен дәвам итәргә ниятли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев