Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ярыммарафон үткәрелү сәбәпле, автобус маршуртлары вакытлыча үзгәрәчәк

Трамвайлар көчәйтелгән режимда эшләячәк.

30 июль көнне Түбән Камада TIMERMAN ярыммарафоны үтәчәк, ул шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак. Шул сәбәпле кайбер автобус маршрутлары вакытлыча үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте. 

6:00 сәгатьтән алып, 14:00 сәгатькә кадәр 5 нче, 5 нче А, 10 нчы, 55 нче номерлы маршрутлар туктатылачак.

30нчы номерлы автобус түбәндәге маршрут буенча барачак: НКЦ — Базар — Кама кунакханәсе — Төзүчеләр проспекты — Тынычлык проспекты, 73 — Бакый Урманче урамы — Шинчылар проспекты һәм аннары гадәти маршрут буенча.

30А номерлы автобус түбәндәге маршрут буенча барачак: НКЦ — Базар — Кама кунакханәсе — Төзүчеләр проспекты — Тынычлык проспекты — 2 нче шәһәр хастаханәсе — Бызов урамы — Шинчылар проспекты — Бакый Урманче урамы — Тынычлык проспекты, 73 — Төзүчеләр проспекты — Кама кунакханәсе — Базар — НКЦ.

56 нчы номерлы автобус Автовокзалдан Шинчылар пр., 44 тукталышына кадәр («Березка» сәүдә үзәге) маршрут схемасы буенча бара. Шуннан соң автобус борылыш ясап, Урман урамы буенча гадәти маршрут буенча барачак, марафон вакытында Менделеев һәм Гагарин урамнарына кермәячәк.

59 нчы һәм 1 нче номерлы автобус маршрутлары шәһәр халкына штат режимында хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.

Шулай ук транспорт чараларының хәрәкәте түбәндәге юллар буенча вакытлыча чикләнәчәк: 

  • Химиклар проспекты (Химиклар пр. — Төзүчеләр пр. киселешеннән Урман урамына кадәр);
  • Урман урамының бер өлеше (Гагарин урамыннан Шинчылар проспектына кадәр);
  • Октябрьнең 50 еллыгы урамы һәм Спорт урамының бер өлеше.

Ярыммарафон вакытында трамвайлар көчәйтелгән режимда эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев