Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада гыйнвар аеннан лифтларга хезмәт күрсәтү өчен түләү кимеде

Хәзер ул фатирның квадрат метрыннан 3 сум 40 тиен тәшкил итәчәк.

Түбән Кама хакимияте шәһәр халкына гыйнвар аеннан беренче һәм икенче катларда яшәүчеләргә дә лифтларга техник хезмәт күрсәткән өчен түләргә кирәк булачагын искәртте.

Моңа кадәр лифтлары булган күп фатирлы йортларның бу катларында яшәүчеләр Түбән Кама муниципаль районы карары белән лифт өчен түләүдән азат ителгән иде. Әмма 2023 ел ахырында прокуратура таләбе буенча бу карар үз көчен югалта.

2024 елдан лифтларга хезмәт күрсәтү өчен түләү фатирның квадрат метрыннан 3 сум 40 тиен тәшкил итәчәк. Элек тариф бераз зуррак иде һәм квадрат метрдан 3,59 сум тәшкил итте.

Шулай итеп, гомуми милекне тоту өчен түләү бу милек белән файдалану фактына карамастан алыначак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев