Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды

Акциядә Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары катнаша, шәһәр халкын да катнашырга чакыралар.

«Бүгенге көндә безнең бүлектә 300гә якын мәктәп яшендәге бала социаль хезмәт күрсәтүдә тора, шуларның 40ы быел беренче сыйныфка барачак. Алар социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары. Аларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итәргә кирәк. Бу ярдәм балалар өчен бик кыйммәтле, алар бу ярдәмгә һәрвакыт шат. Алар өчен ул бик мөһим», — дип сөйли «Милосердие» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Оксана Прокопьева.

Традиция буенча, акциядә Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары катнаша, шәһәр халкын да катнашырга чакыралар. Балаларга канцелярия товарлары, балалар иҗаты өчен комплектлар, мәктәп һәм спорт формасы, аяк киеме һәм рюкзаклар кирәк. Аларны «Бердәм Россия» партиясенең Студентлар урамы, 9 адресы буенча урнашкан җирле бүлегенә һәм Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан иҗтимагый үзәккә алып килергә мөмкин. Моннан тыш, быел акция Луганск халык республикасында яшәүче ике меңнән артык баланы һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдән биш мең ярым укучыны үз эченә алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев