Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Дружба» спорткомплексын ремонтлау 80 процентка тәмамланган

Ремонт ел башында башланды.

Түбән Камада «Дружба» спорт комплексын капиталь ремонтлау ахырына якынлаша.

Хәзер анда эшләр 80 процентка тәмамланган.

«Эш процессы тәмамлангач, бу урын шәһәребезнең спорт энҗесе булыр, дип ышанам», — дип язган Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең telegram-каналында.

Исегезгә төшерәбез, ремонт ел башында башланды. Биредә нәфис гимнастика һәм хореография өчен махсус зал булдырыла, футбол кыры япмасы яңартыла, җиңел атлетика юллары төзекләндерелә, комплекс янында парковка төзелә.

Фото: телеграмма: Рамил Муллин

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев