Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада диспансерлаштыру бүлегенең эш вакыты арттырылды

Профилактика бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга кирәк.

1 сентябрьдән Түбән Каманың 1нче поликлиникасының медицина профилактикасы бүлеге (Менделеев ур., 46) ике сменада эшләячәк.
Бу хакта үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диспансерлаштыруны монда хәзер иртәнге 7дән 18.30га кадәр үтәргә мөмкин. 107В номерлы диспансеризация кабинеты беренче катта урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 24-35-21.

Диспанзериция тикшеренүләренә РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында, 24-40-03 телефоны буенча, шулай ук поликлиника холларында урнашкан терминаллар аша язылырга мөмкин.

Профилактика бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев